Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 28 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган

Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 17, Питрәч районында — 4, Чаллы, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау районнарында берешәр кеше йоктырган.

9 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 754 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 792 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 408 560 кешегә прививка ясалган. Шулардан 290 123 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев