Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 9, Чаллыда — 14, Бөгелмәдә — 3, Лениногорскида — 2, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт һәм Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.

12 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 834 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 931 кеше савыккан, узган тәүлектә — 3 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 174 593 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 204 кешегә арткан). Шуларның 105 446сы прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев