Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 34 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда һәм Түбән Камада — 4шәр, Питрәчтә — 3, Әлмәт, Бөгелмә, Лаеш районнарында — икешәр, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында берешәр кеше йоктырган.

13 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 868 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 973 кеше савыккан, узган тәүлектә — 42 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 178 416 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 823 кешегә арткан). Шуларның 105 547се прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев