Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар юк.

Яңа вирус йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 24, Спас районында — 4, Баулыда — 3, Бөгелмәдә — 2, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында берешәр кеше йоктырган.

31 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 420 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 322 кеше савыккан, узган тәүлектә — 146 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 133 484 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 720 кешегә арткан). 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев