Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 36 градус салкын булачак

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы вәгъдә итә.

Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә, аязганда һава температурасы −36 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган җил исәргә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматына нигезләнеп хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы −24...-29 градус, ә аязганда −36 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы −16...-21 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.

Казанда атна ахырына кадәр аномаль салкын булачак, дип фаразлый КФУ профессоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев