Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

11 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 16, Баулы, Яшел Үзән, Спас районнарында — 3шәр, Лениногорск, Питрәч һәм Чистай районнарында икешәр, Чаллы, Азнакай, Буа, Югары Ослан, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

5 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 638 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 645 кеше савыккан, узган тәүлектә — 26 кеше.

Барлыгы 260 293 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 167 471е вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев