Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 37 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 йоктыручылар юк.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 13, Чаллыда — 5, Азнакайда — 8, Мамадыш һәм Түбән Камада — 2, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында берешәр кеше йоктырган.

30 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 385 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 176 кеше савыккан, узган тәүлектә — 56 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 129 764 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 821 кешегә арткан). Шулардан 87 768 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев