Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 44 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 21, Бөгелмә, Спасс районнарында — 4шәр, Яшел Үзәндә — 3, Арчада — 2, Чаллы, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

24 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 153 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 909 кеше савыккан, узган тәүлектә — 40 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 117 021 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 061 кешегә арткан). Шулардан 75 364 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев