Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 46 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 11, Яшел Үзәндә — 7, Яр Чаллыда — 6, Азнакай һәм Түбән Кама районнарында — 4шәр, Тукайда — 3, Буа, Кама Тамагы районнарында — 2шәр, Әлки, Әлмәт, Лаеш, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында берешәр кеше коронавирус йоктырган.
21 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 021 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 790 кеше савыккан, узган тәүлектә — 21 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 113 215 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 1 346 кешегә арткан). Шулардан 75 364 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ);
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. 122 бердәм номерына шалтыратып;
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп;
5. Хастаханәгә шалтыратып.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев