Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 48 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда — 13, Баулыда — 6, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында — 2шәр, Әлмәт, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 927 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 712 кеше савыккан, узган тәүлектә — 85 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 110 160 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 1 451 кешегә арткан). Шулардан 68 426 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев