Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда +5 градуска кадәр җылы булачак

Якшәмбегә кадәр республика территориясендә бераз кар явачак, салкын һава торышы саклана.

Киләсе атнада Татарстанга көтеп алынган язгы җылылык киләчәк. Бу мәгълүмат ТР Гидрометеоүзәгенең алдан фаразлавыннан күренгәнчә.

Әйтик, 19 мартта, җомга көнне, Татарстан көньяктан урнашкан циклон тәэсире астында булачак. Болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Иртән томан булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 5, 10 градус, көндез +2дән +3 градуска кадәр.
Бу ял көннәрендә һава торышы салкын булачак. Кар явуы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +1, −4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Ә менә дүшәмбедән үк көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +3 градуска кадәр, ә сишәмбе көнне +5 градуска кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев