Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 5 июньнән билгеле таләпләрне үтәү шарты белән спорт заллары һәм бассейннар ачыла

ТРда коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарылачак.

Татарстанда 5 июньнән спорт үзәкләре, бассейннар һәм фитнес-үзәкләр ачыла. Әмма билгеле бер шарт белән — спорт җиһазлары социаль дистанцияне үтәүне исәпкә алып урнаштырылырга, кешеләрнең саны тиешле күләмнән артмаска тиеш һәм башкадар. Документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнү залында һәр 4 квадрат метр мәйданда бер генә кеше булу рөхсәт ителә.
Тренер күнегүләр вакытында битлектән һәм перчаткадан булырга тиеш. Шулай ук теге яисә бу объектта кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылган булуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев