Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 59 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада 1 кеше COVID-19 белән яңа авырган. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 18, 50дән 60 яшькә кадәр — 5, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 23, Чаллыда — 8, Яшел Үзәндә — 5, Буада — 4, Түбән Камада — 3, Баулы, Норлат, Балык Бистәсе, Тукай районнарында — 2шәр, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 486 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 095 кеше савыккан, узган тәүлектә — 103 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 65 024 кешегә прививка ясалган. Шулардан 13 459 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев