Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда +7 градуска кадәр җылыну көтелә

Юлларда бозлавык саклана.

Иртәгә, 24 мартта, Татарстан Республикасы территориясендә кар һәм буран көтелә. Һава температурасы төнлә −4..-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +4 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә −11 градуска кадәр төшсә, көндез 0..+5 градус җылы булачак. 

Җомга көнне үк температура фоны артачак. Һава +7 градуска кадәр җылыначак. Төнлә термометр баганалары минус 6га кадәр төшә. Юлларда бозлавык саклана.

Ял көннәрендә температура сизелерлек үзгәрмәячәк. Көндез һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак, төнлә һава температурасы яңадан −6 градуска кадәр төшәчәк.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев