Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 79 яшьлек пациент COVID-19дан вафат булган

Ул май азагыннан сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә дәваланган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадбр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 14 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
Авыручыларның иң күбе Казанда — 31 пациент. Икенче урында Аксубай районы — өч кеше, өченче урында Яр Чаллы (2 кеше). Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш районнарында 1шәр очрак ачыкланган.
17 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4040 очрагы теркәлгән. 
Татарстанда COVID-19 авыруыннан уникенче пациент вафат булган. 
Казанда яшәүче бу кеше 1941 елда туган, ул сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан дәваланган. Ике яклы интерстициаль пневмония катлау узу сәбәпле, ул реанимация бүлегенә күчерелгән. 30 майда аның йөрәге туктаган.
Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен экспертиза үткәрелгән, аның коронавирус белән авыруы расланган.
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев