Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 887,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 11 йорт төзелгән.

2020 ел башыннан Татарстан Республикасында 887,1 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Президенты үткәрде.

Ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 48,0 мең квадрат метр тәшкил итә, – дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 20,5 мең квадрат метр мәйданлы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда Татарстанда 1 миллион 317,2 мең квадрат метр мәйданлы 177 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 49 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган инде. Аларның мәйданы 348,0 мең квадрат метр тәшкил итә.

Шулай ук быел Татарстанда 1 миллион 388,2 мең квадрат метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар. 24 апрельгә 518,6 мең квадрат метр мәйданлы 3 мең 990 йорт төзелгән инде.

2020 елда ТР Төзелеш министрлыгы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән алты милли проектны тормышка ашыруда катнаша. Бу – Демография, Торак һәм шәһәр мохите”, Экология, Мәгариф, Сәламәтлек саклауһәм Мәдәният. Аларны финанслау күләме 15 миллиард сумнан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев