Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Ак Барс» клубына багышланган открыткалар чыкты

Ул команданың Гагарин Кубогы өчен көрәш башлавына багышланган.

«Хатлар йорты» компаниясе «Ак Барс» хоккей клубына багышланган татар телендә открыткалар коллекциясен тәкъдим итте.

Берләшмә җитәкчесе Энҗе Садыкова үзенең социаль челтәрдәге битендә яңа чыгарылыш турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, коллекция хоккейны икенче яктан ача. Открыткалар чыгару "Ак Барс«ның Гагарин Кубогы өчен көрәш башлавына багышланган. Казан командасы Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналына чыкты.

Карточкаларда бозда барлыкка килгән төрле моментлар сурәтләнгән. Әйтик, «Ышаныч» сүзе язылган открыткада Рөстәм Миңнехановның хоккей шлемында фотосурәте урнаштырылган.

Язулар шулай ук рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев