Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Ак халатлы фәрештәләр » медицина фестивале уздырылачак

Казан дәүләт медицина университеты мондый зур күләмле профориентация чарасын тугызынчы ел рәттән оештыра.

Татарстанда медицина фестивале эшли башлый. Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» кебек зур күләмле профориентация чарасын инде тугызынчы ел рәттән оештыра.
Фестиваль КГМУның потенциаль абитуриентлары өчен аеруча мөһим. Ел саен Фестивальдә якынча 3,5 кеше катнашкан.

Фестивальдә катнашучыларның очрашу урыны — КГМУ сайты, бу платформада 25 гыйнварда кызыклы программа эшли башлый. Мәгълүмат вуз сайтында https://kazangmu.ru/angels сылтамасы буенча урнаштырылган.

18 гыйнвардан ректорга иң яхшы сорауга конкурс үткәрелә. Җиңүчеләргә бүләк биреләчәк. Кызыклы сорауларны angels2021@kazangmu.ru почтасына җибәрергә. 

25 гыйнварда фестивальнең ачылуы уңаеннан «Чудесный доктор» челлендж-конкурсы башлана. Мәктәп укучылары роликлары конкурсның angels2021@kazangmu.ru электрон почтасына 5 февральгә кадәр кабул ителә. 

«Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның әти-әниләренә кызыклы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев