Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы узачак

Ул Халыкара балаларны яклау көненә туры киләчәк.

Татарстанда аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы узачак. Ул Халыкара балаларны яклау көненә туры киләчәк. Кабул итүләр «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.
31 майдан 4 июньгә кадәр Инстаграм социаль челтәрендә (opriemnaya116) иҗтимагый кабул итү бүлмәсе битендә кайнар линияләр һәм туры эфирлар булачак.
31 майда сәгать 10.00дә Инстаграм-кабул итү бүлмәсенең аккаунтында җәйге ял һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча эфир үткәреләчәк. 1 июньдә иртәнге сәгать 10.00дә балалар белән мөнәсәбәтләр проблемаларына багышланган «кайнар линия» эшли башлаячак. 2 июньдә ана һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк.
Татарстанда «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру турында 3 июньдә сәгать 10.00дә сөйләячәкләр. Шул ук көнне РФ сенаторы Геннадий Емельянов гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Сәясәтче белән онлайн-очрашу 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак мәгълүматны 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев