Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «ашыгыч ярдәм» машинасының кайда икәнлеген күзәтеп булачак

Системага сигез ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм район хастаханәләренең 42 бүлеге тоташтырылачак. 

Татарстанда ашыгыч медицина ярдәме машиналарының урнашуы күрсәтелгән мәгълүмат картасы эшли башлады. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фәтыйхов хәбәр итте. 
Проект ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ICL-КПО ВС компаниясе белән берлектә Татарстан Төзелеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Фәтыйхов сүзләренчә, бу ярдәм күрсәтүнең тизлеген арттырырга булышачак. Бүгенге көндә бердәм диспетчерлык хезмәтенә сигез станция һәм район үзәк хастаханәләренең 42 ашыгыч медицина ярдәме бүлеге тоташтырылган. 

Системаны Республика клиник хастаханәсенең катастрофалар медицинасы үзәге координацияләчәк. Фәтыйхов әйтүенчә, мәгълүмати карта Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.
Мәгълүмати ресурс ярдәмендә татарстанлылар ашыгыч ярдәм машиналарының кайда урнашуын күрә ала. Интерактив карта республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары өчен эшли.

Ресурс https://sp.tatar.ru/ адресы буенча урнашкан. Моннан тыш, картага Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының башлангыч битендәге баннер аша да эләгергә мөмкин.
Киләсе ел башында системаны модернизацияләү планлаштырыла: татарстанлылар нәкъ менә аларның заявкасы буенча җибәрелгән ашыгыч ярдәм машиналарының килүен күзәтә алачак. Бу ничек булачак? Ашыгыч ярдәм чакырган кешегә махсус кодлы SMS-хәбәр киләчәк, аны ресурска керткәннән соң, sp.tatar.ru. интерактив карта «ашыгыч ярдәм» машинасының хәрәкәтен күрсәтәчәк.

Татарстанлылар контакт-үзәккә 122 яки 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.
Шалтыратуларны Лилия исемле тавыш роботы кабул итә, ул коронавирус инфекциясе турында иң актуаль мәсьәләләр буенча консультация бирә. Бүгенге көндә ул инде 800 шалтыратучыга ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев