Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак

Гаилә кодексына һәм “Мәгариф турында”гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый хокуктан абыйлары һәм сеңелләре шушы ук учреждениеләргә йөрүче балалар файдалана ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бергә яши торган бер гаилә балаларына гына кагылачак. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Әмма буш урыннар булмаган очракта учреждение кабул итүдән баш тартырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 уку елында безнең районда мәктәп парталары артына 1243 беренче сыйныф укучысы утырды.

Балаларны беренче сыйныфка яздыру февраль аенда ук башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев