Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда атна уртасына суытачак

Чәршәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. 

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә Татар-информ. 

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 майда Татарстан циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Яңгыр явуы көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин, секундына 17-22 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +14...+9, көндез +17...+22 градус булачак. Көньяк районнарда һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе көнне узып баручы циклонның тыл өлешендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +2...+7, көндез +14 градус җылы булачак.

6 майда төнлә явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 0...+5 градуска кадәр төшәчәк. Атмосфера фронтлары якынаюга карамастан, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 7 һәм 8 майда республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр фаразланмый. Температура сизелерлек күтәреләчәк: төнлә +11, ә көндез +23 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев