Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда, һава шартлары начарлану сәбәпле, алты балыкчы адашкан

Балыкчылар исән-сау.

Узган тәүлектә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре югалган балыкчыларны тапканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, бу хәлләр кичә республиканың Спас һәм Лаеш районнарында булган.
Шулай итеп, көндез Спас районында Тәтеш шәһәре кырыенда, эзләү-коткару эшләре барышында Идел елгасында югалган 1980 һәм 1987 елгы балыкчылар табылган.
Кич республиканың Лаеш районында Идел елгасы ярыннан 3 км ераклыкта дүрт балыкчы табылган.
Ике очракта да балыкчыларның хәле канәгатьләнерлек, медицина ярдәменнән баш тартканнар.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев