Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган

Юл фаҗигасе Саба районында барлыкка килгән.

21 гыйнварда Татарстанның Килдебәк-Иске Икшермә машина юлының 11нче километрындагы авариядә алты айлык бала һәм аның атасы һәлак булган. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов хәбәр итә.

25 яшьлек машина йөртүче юл һәм һава шартларын исәпкә алмыйча, алда барган машиналарны узып китәргә тели һәм КИА автомобиле белән бәрелешә. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ машинасын йөртүче, аның 6 айлык улы һәм 1946 елгы пассажир хатын-кыз һәлак була. Баланың 21 яшьлек әнисе һәм КИА автомобиле шоферы төрле дәрәҗәдә яралар ала. Алар хастаханәдә. 

Шуны да әйтергә кирәк, сабый балалар өчен махсус креслода утырган, тик ул тиешенчә эләктерелмәгән, ә ВАЗ машинасының башка пассажирлары куркынычсызлык каешларын бөтенләй эләктермәгән. 

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Куркыныч маневрлардан, аеруча каршы як полосага чыгу вакытында сак булырга өнди. Машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә балалар өчен махсус утыргычлар булдырырга һәм аларны тиешенчә эләктерергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев