Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан автобусларында пассажир йөртүне оештыруда 300дән артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

Тикшерү рейдлары бер айга дүрт мәртәбә үткәрелә. 

Татарстанда быел пассажир автобусларында кагыйдә бозуның 300 очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
ТР дәүләт автомобиль күзәтчелегенең автотранспорт, автоюл күзәтчелеге һәм халыкара контрольдә тоту үзәк бүлеге җитәкчесе Гыйльфан Батталов сүзләренчә, нигездә пассажирларны законсыз йөртү, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын сакламау, заказ буенча пассажир һәм багажны йөртү кагыйдәрен бозу, автобусны куллану тәртибен бозу кебек җитешсезлекләр ачыкланган. 
Җитәкче сүзләренчә, автобусларда пассажир йөртүне оештыруны тикшерү рейдлары графигы булдырылган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Рейдлар бер айга дүрт мәртәбә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев