Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда авыл хуҗалыгы микро-исәбен алуда беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын алу өчен планшетлар сыналачак 

Исәпкә алучылар өчен 880 электрон җайланма әзерләнгән.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микро-исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышында планшетлардан файдалану турында сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Планшетларда «Аврора» операцион системасы урнаштырылган, безнең сан алучылар аны үзләштерәләр. Халык санын алуга 9,5 меңнән артык компьютер җәлеп ителәчәк», — дип аңлатты Гатауллина.

2020-2021 елларда Бөтенроссия халык санын алу — гомумиләштерелгән демографик, икътисади һәм социаль мәгълүматлар алу максатларында Бердәм дәүләт статистика методологиясе буенча Россия Федерациясенең бөтен территориясендә үткәрелә торган чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев