Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бар тәрәзәләренә аткан ирне кулга алганнар

Ир-атка карата берьюлы өч җинаять эше кузгатылган.

Яшел Үзән районы Октябрьский поселогында бар тәрәзәләренә мылтыктан аткан ир-атны кулга алганнар. 
Вакыйга урынында булган эчке эшләр хезмәткәрләре фаразы буенча, барның тәрәзәсенә мылтыктан атканнар. Җинаятьче шәхесе ачыкланган. Бу — 54 яшьлек ир-ат. Аның сүзләре буенча, мылтыкны ул урманда тапкан һәм аннан обрез ясаган. Корал хәзер полициядә. Җинаять кылуда шикләнүчегә карата «Хулиганлык», «Коралны, аның төп өлешләрен, боеприпасларны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, йөртү» һәм «Коралны законсыз рәвештә ясау» статьялары буенча өч җинаять эше кузгатылган. 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев