Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында 12.00 сәгатькә 262 мең кеше тавыш биргән

Республикада 557 хисап участогы ачылды.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә 12 сәгатькә 262 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу хакта Казанда узган праймеризның Ситуацион үзәгендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, парламентта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.
«Хәзерге вакытка 262 мең сайлаучы тавыш бирде инде. Минемчә, бу бик яхшы күрсәткеч. Без хәтта 2016 елгы алдан тавыш бирү саннары буенча бераз алда барабыз. Кичке сигезгә кадәр барысы да шул вакыттагы кебек тыныч узар дип өметләнәбез», — диде Камалтынов.
Аның әйтүенчә, 12 сәгатькә исәп участокларында — 162 мең кеше, онлайн-форматта 100 034 кеше кеше тавыш биргән.
Исегезгә төшерәбез, республикада 557 хисап участогы ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев