Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда беренче тапкыр авыл территорияләре буенча «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры узачак

Быел яшьләр туры беренче тапкыр Татарстан Республикасы авылларында узачак. 

22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл җирлеге яшьләре авыл территорияләрен үстерү командаларына берләшәчәк, республика районнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү стратегиясен эшләп, аны тормышка ашыру өстендә эшләячәк.

«Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр конкрет авыл территориясе ресурсларын билгеләячәкләр, киләчәк образын төзиячәкләр һәм аның үсешенә шәхси өлеш кертәчәкләр. Яшьләрнең авылдан китүенә бәйле проблемалар буенча фикер алышачаклар һәм авыл халкының социаль хәлен яхшырту өчен яңа механизмнар булдырылачак.

27 августтан 16 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» акциясе кысаларында шулай ук 4 эре шәһәрдә форумнар узачак. Белем бирү лекцияләре, ачык дискуссияләр, тематик иҗат мәйданчыклары (сынлы һәм башкару сәнгате, кино, музыка, мода, һөнәр), мөмкинлекләр навигаторы — болар барысы да форумда катнашучыларны көтә.

Ел саен республика акциясе Татарстан Республикасының барлык муниципалитетларында үткәрелә. Акция яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышу өчен район җитәкчеләре белән уникаль мәйданчык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев