Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Без бергә» акциясе волонтерлары бер атна эчендә 30 заявка үтәгән

Проект 26 октябрьдә янәдән үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

26 октябрьдән башлап «Без бергә» акциясе янәдән эшли башлады. Бер атна эчендә волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга өйгә азык-төлек һәм дару китерүгә 30га якын заявка кабул иткән. Бу хакта «Без бергә» штабы һәм «Волонтеры-медики» хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте. 
Җитәкче сүзләренчә, штабта йөзгә якын волонтер эшли. Тик автоволонтерларга кытлык аеруча сизелә, ди Анна Макарова. 
Үзизоляция вакытында штабта эшләгән волонтерлар, акция янәдән эшли башлаганнан соң да ярдәм итәргә теләк белдергән. Алар инде ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән яхшы таныш.
Волонтерларның төп өлешен Татарстанның медицина көллияте студентлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары һәм «Молодежка ОНФ» активистлары тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев