Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бәрәңге уңышын җыю тәмамланды

Республика буенча уңыш гектарына 273 тонна тәшкил итә. Иң югары күрсәткечләр Балтач районы аграрийларында.

Татарстанда бәрәңге алу эшләре тәмамланды. Барлыгы 4 мең гектар җирдән 108 мең 643 тонна бәрәңге алынган, республика буенча уртача уңыш гектарына 273 центнер тәшкил итә.
Татарстан фермерлары үстергән бәрәңгене шимбә көннәрендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алырга була. 
«Моннан тыш, 10,3 мең гектар җирдән 57,6 мең тонна кукуруз, 88,7 мең гектар җирдән 149,5 тонна көнбагыш җыеп алынган», — дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Республиканың 11 районында шикәр чөгендере уңышын җыялар. Апас, Зәй һәм Бөгелмә районында чөгендерне казып бетергәннәр. Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районы аграрийлары тәмамлау алдында. 
Республикада рапс уңышын җыю эшләре дәвам итә. 29 районның авыл хезмәтчәннәре инде тәмамлаган. Азнакай, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары бетереп килә. 
Моннан тыш, районнарда башка көзге эшләр дәвам итә. Мисалга, 1653,7 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән. Бу фаразларның 92 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев