Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бәйрәм көннәре кимеде

Хәзер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килсә, аны башка көнгә күчермәячәкләр.

Бәйрәм көннәренә кагылышлы закон проекты кабул ителде. Бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгән очракта, аны башка көнгә күчермәү турында бүген ТР Дәүләт Советынының дүртенче утырышында закон проекты кабул ителде.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу закон проектының кирәклеген икътисадка зыян килү, эш процесссының бозылу, гражданнарның, күп яллар нәтиҗәсендә, эш ритмнары үзгәрү белән аңлата.

Хәзерге вакытта Россиядә 14 көн ял итә торган бәйрәм көн дип игълан ителгән, Татарстанда шуларга тагын 4 көн өстәлә. Эльмира Зарипова, чагыштыру өчен чит илләрдә ничә көн ял итүләренә мисаллар китереп үтте.

2014 елда татарстанлылар 118 көн ял иткән, бу һәр 3 нче көн ял дигән сүз. 1987 елда, мисал өчен, бәйрәм көннәре 9 гына булган.

Бу уңайдан парламентның социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова чыгыш ясады. "Без бер генә бәйрәмне дә бетермибез. Мондый тәҗрибә башка төбәкләрдә дә бар һәм үз бәйрәмнәре ялларга туры килгән очракта, алар башка көнгә күчерелми", - диде ул.

Илдар Халиков та бәйрәмнәрнең шулкадәр күп булуы гражданнарда тискәре реакция тудыруын, Россиянең бәйрәмнәр һәм яллар буенча дөньяда беренче урында баруын ассызыклады.

ТР Прокуроры Илдус Нәфиков исә бу уңайдан үз фикерен җиткерде һәм әлеге закон проекты ТР Конституциясенә каршы килүен белдерде.

Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр җитәкчесе Разил Вәлиев, шулай ук, әлеге закон проектына каршы булуын ассызыклады. Ул бу законның халык арасында шау-шу куптару, аңлашылмаучанлыклар китереп чыгару мөмкинлеген искәртте һәм Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга кирәклеген белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан Дәүләт Думасында да, башка төбәкләр парламентларында да әлеге мәсьәләнең һәм бәйрәм көннәрен кыскарту буенча тәкъдимнәр булуын әйтеп үтте. "Без тормышыбызны тулысынча бәйрәмгә әйләндерә алмыйбыз", - диде ул.

Нәтиҗәдә, закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев