Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда өч елдан «Ядкәр» генеалогик портал барлыкка килергә мөмкин

Бүгенге көндә портал ябык режимда эшли.

Татарстанда өч елдан «Ядкәр» генеалогик портал эшли башларга мөмкин. Бу хакта ТРның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. 

Габдрахманова сүзләренчә, генеалогик портал әлегә ябык режимда эшли. Архив хезмәткәрләре тарафыннан Татарстанның 12 авылы буенча мәгълүмат цифрланган һәм индексланган. Бу — гаять зур күләмле эш. Моннан тыш, кертелгән мәгълүмат буенча платформа эчендә нәсел агачы ясый торган интеллектуаль система булдырылган. 

«Бүгенге көндә портал ябык режимда эшли. Өч елдан соң портал сынау режимында ачылачак. Моның өчен 11 миллион язманы индексларга кирәк булачак», — дип уртаклашты җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев