Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда чаналар фестивалендә Россиянең иң зур белене пешерелде

800 кг авырлыктагы табада пешерелгән ризыкның диаметры 2,51 метр тәшкил итә. 

Татарстанның Мамадыш районында «SUNNYФЕСТ» юбилей фестивалендә Россиядә иң зур белен пешерелде. Ашарга яраклы беленнең диаметры 2,51 метр тәшкил итә, дип яза «Татар-информ». 

Рекордлы зурлыктагы беленне махсус табада пешергәннәр. Табаның авырлыгы — 800 килограмм, киңлеге 2,5 метр тәшкил итә. Беленгә рекордны раслаучы сертификат та бирелгән.

Республика рекордын раслау өчен фестивальгә Россия Рекордлар китабының баш мөхәррире Станислав Коненконы чакырганнар. «Нократ елгасы янындагы шәһәр халкы хәзер китап битләренең яңа геройлары», — дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, «SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале Мамадышта бишенче тапкыр узды. Быел конкурста 54 команда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев