Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Киләсе атнада Татарстанда чәчтарашханәләр эшли башлый

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады.

Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

СМС-пропусклар исемлегендә яңа максат барлыкка киләчәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк. Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. 

Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.

Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев