Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19 белән авыруның 91 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә ковид йоктыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 60 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 35, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 13 очрак ачыкланган.

Казанда — 53, Аксубайда — 9, Чаллыда — 8, Түбән Камада — 5, Биектау районында — 4, Буа һәм Питрәч районнарында — 2шәр, Әтнә, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

10 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 183 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 023 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев