Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 27 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда 14 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Саба районнарында икешәр очрак ачыкланган. Алексеевск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Сарман, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән. 
1 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6536 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5356 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 59 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев