Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19 буенча кайнар линия эшли башлады

Татарстанлылар 8 800 222 59 00 номеры буенча короновирус инфекциясенә кагылышлы сорауларын тәүлек әйләнәсендә бирә ала. 

Татарстанда COVID-19га кагылышлы актуаль сораулар буенча консультация бирүче кайнар линия эше яхшыртылды. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча булдырылды.
Линия яңа форматта эшли. Татарстанлылар 8 800 222 59 00 номеры буенча короновирус инфекциясенә кагылышлы сорауларын бирә ала. 
Кайнар линия тәүлек әйләнәсендә эшли. Консультацияне рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин. Татарстанлыларның сорауларына Лилия тавыш ярдәмчесе җавап бирә. Контакт-үзәк эшли башлаганнан бирле татарстанлылардан 200 меңнән артык шалтырату кабул ителгән. 
Бердәм махсус кайнар линия ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә булдырылды. Операторлар штаты арттырылды. 
«Республика халкы, оператор җавабын көтеп тормыйча, үзләрен кызыксындырган мәгълүматны ала алсын өчен, тавыш ярдәмчесенең мәгълүмат базасын киңәйтү планлаштырыла», — диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев