Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән бишенче пациент вафат булган

Коронавирус инфекциясеннән вафат булган кеше Түбән Кама районыныкы, ул 1938нче елгы.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча Covid-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

11 кеше хастаханәләргә озатылган, 72 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 81е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән бишенче пациент вафат булган. Ул Түбән Кама районыныкы, аңа 82 яшь булган.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 8 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 15 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 22 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 15 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 3, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 2 очрак ачыкланган.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 42, Яр Чаллы – 11, Арча – 6, Лаеш – 5. Әтнә, Буа, Кукмара районнарында 2шәр очрак ачыкланган. Аксубай, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Теләче, Чистай районнарында 1шәр очрак расланган.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев