Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19 йоктыруның 56 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада бу көннәрдә короновирус белән авыручылар юк.

10 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 8930 кеше чирләгән.
Короновирус белән авыручы 9 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 , 30дан 50 яшькә кадәр — 21, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 31, Әлмәттә — 6, Түбән Кама районыда — 5, Чаллыда — 4, Чүпрәле районында — 3, Яшел Үзәндә — 2, Арча, Кама Тамагы, Менделеевск, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
10 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8930 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7870 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев