Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган

Мона кадәр коронавирус белән авырган өч пациентны республика хастаханәләреннән чыгарганнар.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган.Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, диелә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында.

 

Чирләүчеләрнең дүртесе хастаханәгә салынган, 19ы өйдә дәвалана. Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиландтан, Төркиядән һәм Франциядән кайткан, ә 14е элегрәк зарарланган кешеләр белән якын элемтәдә торган.

 

18 очрак — Казанда, икесе — Чаллыда; Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда берәр очрак теркәлгән. Ике яңа авыручы 18 яшьтән кечерәк, җидесенә – 18 яшьтән алып 30 яшькә, бишесенә – 30дан 50гә, дүртесенә – 50дән 60ка, өчесенә – 60тан 70кә кадәр һәм ике кешегә 70тән 80яшькә кадәр. Моннан тыш, бүген Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланган өч кеше чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев