Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19дан үлүнең тугызынчы очрагы расланган.

Яшел Үзән районында яшәүче 1950 елда туган ир-атта төрле хроник авырулар да булганлыгы билгеле.

Республикада 71 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 1се – читтән кертелгән, 70е – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.

24 кеше хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелгән 47 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 0, 18дән 30га кадәр – 12, 30дан 50гә кадәр – 24, 50дән 60ка кадәр – 5, 60тан 70кә кадәр – 21, 70тән 80гә кадәр – 6, 80нән 90га кадәр – 3, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

 

Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 45, Яр Чаллы – 17,  Апас – 2, Арча – 2, Балтач – 1, Биектау – 1, Түбән Кама – 1, Питрәч – 2.

 

21 майга Татарстанда барлыгы 2546 COVID-19 очрагы теркәлгән. 1452 кеше савыккан.

 

Республикада COVID-19дан үлүнең тугызынчы очрагы расланган.

11 май көнне Яшел Үзән районында яшәүче 1950 елда туган ир-ат бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан хастаханәгә китерелә. Пациент Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлеге изоляторына салынган, ике яклы вируслы-бактериаль пневмониянең авыр агымы белән ИВЛ аппаратына тоташтырылган була. Ир-атта төрле хроник авырулар да булганлыгы билгеле.

 

фото: pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев