Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19дан үлүнең унберенче очрагы расланган

Аның уртача авырлыктагы шикәр диабеты булганлыгы билгеле.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең тагын 54 очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 16 кеше хастаханәләргә озатылган, 38 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 0, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган. 
География :
1.Казан — 19
2.Яр Чаллы — 10
3.Актаныш — 1
4.Әлки районы-1
5.Әлмәт — 2
6.Әтнә районы-2
7.Буа районы-1
8.Югары Ослан — 1
9.Чүпрәле — 1
10.Яшел Үзән — 4
11.Лаеш районы-1
12.Лениногорск — 1
13.Мамадыш — 1
14.Менделеевск — 1
15.Түбән Кама — 3
16.Яңа Чишмә — 1
17.Саба — 1
18.Тукай районы-1
19.Чирмешән — 1
20.Ютазы районы-1
Татарстанда COVID-19дан үлүнең унберенче очрагы расланган. 2 июньдә 1976 елгы авыру пневмония белән Әлмәт онкология диспансеры базасындагы вакытлыча госпитальгә урнаштырылган була. Ул анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәваланган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Аның урта дәрәҗәдәге шикәр диабеты белән авыруы билгеле. 3 июньдә пациентның йөрәге тибүдән туктый. Үлем сәбәбе — CОVID-19 йогышы.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев