Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда декабрь аенда биш яңа спорт объекты ачыла

Финанслауның гомуми суммасы 1 млрд сумнан арткан.

16 декабрьдә Татарстанның биш районында ике ябык боз сарае һәм өч универсаль спорт залы ачылачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында беренче боз сарае эшли башларга тиеш. Спорт заллары Осиново поселогында, Сарманда һәм Мамадышта төзелгән. Комплекслар 700 кеше сыйдырышлы. 
Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленгән.
Спорт инфраструктурасын яхшыртуга юнәлтелгән максатчан программа 2018 елдан гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев