Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда экодиктант язу өчен мәйданчыклар саны ике тапкырга артты

Вуз студентлары экологик диктантны онлайн-форматта язачак. 

Татарстанда быел экологик диктант язу өчен булдырылган мәйданчыклар саны ике тапкырга артты. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. 
Министр сүзләренчә, катнашучылар һәм мәйданчыклар саны елдан ел арта бара. Мисалга, 2019 елда 243 мәйданчык булса, быел — 502.
Татарстанда 15 ноябрьгә өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында 21 ачык офлайн-мәйданчык эшләячәк, шуларның бишесе — Казанда. 
Мәйданчык адресларын экодиктант.рус сайтында һәм Республика олимпиада үзәге порталында белеп була. 
16 ноябрьдә 502 ябык офлайн-мәйдачыкта диктант язачаклар. Югары уку йортлары студентлары өчен экодиктант онлайн форматта узачак, дип белдерде Һадиуллин.
Узган елда экодиктантта ТРның 35 районыннан 12 яшьтән 16 яшькәчә булган 6 454 кеше катнашты. Диктант нәтиҗәләре буенча ике җиңүче һәм 7 призер билгеләнә.
Россиядә экологик диктант 15-16 ноябрьдә үткәрелә. Онлайн-форматта катнашу өчен алдан экодиктант.рус. сайтында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев