Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1000 гектарга якын мәйданда урманнар торгызылды

Тулаем алганда, быел урманнарны торгызу эшләре 2480 гектар мәйданда башкарылачак.

27 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 850 гектар мәйданда урманнарны табигый торгызу буенча эшләр башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Гомумән алганда, быел бу эшләр 2480 гектар мәйданда башкарылачак.
Бер ел элек «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2304,6 гектар мәйданда урман торгызу эшләре үткәргән иде.
Шулай ук төбәк проекты «Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасын булдыру» һәм «Урман үсемлекләренең утырту материалы саны» кебек күрсәткечләрне үз эченә ала. Агымдагы елга аларның планлы күрсәткечләре 11,4 тонна орлык һәм 30,9 миллион данә орлык тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев