Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда "Экология" илкүләм проекты кысаларында 600 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган

Агымдагы елда “Экология” илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты буенча барлыгы 4784 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкару планлаштырыла.

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча ел башыннан 20 апрельгә кадәр Татарстанда 611 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Агымдагы елда “Экология”  илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты буенча барлыгы 4784 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкару планлаштырыла.

“Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектының төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм торгызылу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү. Эшләр "Экология" илкүләм проекты кысаларында, Россиянең Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев