Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда электросамокатлар катнашында ДТП саны арткан

Ел башыннан ТРда электросамокатлар катнашында 13 авария теркәлгән. 

Соңгы вакытта республикада электросамокат һәм сигвейлар катнашында килеп чыккан юл вакыйгалары ешайды. 
ТР Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдурахманов сүзләренчә, ел башыннан ТРда электросамокатлар катнашында 13 авария булган. Аларның берсендә кеше гомере өзелгән. Әлеге аварияләрдә 13 кеше имгәнү алган.
«Электросамокат, электроскейтборд, гироскутер, сегвей, моноколеса тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттыра ала. Бу исә йөртүчене дә, җәяүлеләрне дә куркыныч астына куя. Быел Татарстанда электросамокатлар катнашындагы аварияләр өч мәртәбә арткан», — дип сөйләде Габдурахманов. 
Мисалга, август аенда Казанда электросамокат йөртүче җәяүлеләр өчен махсус урыннан чыгып баручы 60 яшьлек хатын-кызны бәрә. Ханым төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә үткән түгәрәк өстәлдә катнашучылар ашыгыч рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өстәмәләр кертергә кирәк дигән фикер белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев