Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган

Иреклеләр төркеменә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылары керәчәк.

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
Сынауда укытучылар һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.
Спикер сүзләренчә, Татарстанда 650 ирекле кеше сайлап алынган. Клиник тикшеренүләрдә риск төркеменә керүче мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләре катнаша.
Россия буенча тикшеренүләрдә 4 мең кеше катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә Россиядә «ЭпиВакКорона» коронавирусыннан икенче вакцина теркәлде.
Вакцинаның төп аермасы вирус фрагментлары — синтетик пептид антигеннары булудан гыйбарәт. Иммун реакция китереп, препарат иммунитетны алга таба арттырырга, ныгытырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев