Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ешрак аферистлар тозагына 30 яшьтән өлкәнрәкләр эләгә

Алдауның иң киң таралган төре – янәсе, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату.

Татарстанда ешрак аферистлар тозагына 30 яшьтән өлкәнрәкләр эләгә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак хәбәр иткән.

Владимир Изаак билгеләп үтүенчә, әлеге яшьтәге алданган кешеләр саны 40 проценттан артып китә.

Алдауның иң киң таралган төре – янәсе, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату.

Министр урынбасары республика халкына мөрәҗәгать итеп, аларны уяу булырга, банк картасы мәгълүматларын, бигрәк тә СVV-кодны – картаның икенче ягында күрсәтелгән өч санны һич тә хәбәр итмәскә куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев